“Изгелек атнасы” күркәм идеясын “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин да хуплап, үзенең Instagram һәм “ВКонтакте” битләрендә “#ТатарстанИзгеХәбәрләр” (#Добрые НовостиТатарстан”) акциясен башлады.”Татмедиа” АҖ игълан иткән акциянең максаты- барлык республика халкына чын-чынлап ярдәмгә мохтаҗ булганнарны бәхетле итеп, аларга ярдәм кулы сузучы игелекле кешеләр турында сөйләү.
“#ТатарстанИзгеХәбәрләр” акциясендә республикада яшәүче үзенең изге эшләре яисә дуслары, якыннары аңа авыр вакытларында ничек ярдәм итүләре турында сөйләргә теләүче һәркем катнаша ала. Изге хәбәр белән уртаклашу бик гади- бары тик үзеңнең изге эшең турындагы тулы хәбәрне (сообщение) “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының “ВКонтакте” социаль челтәре (vk.com/tatarinform) төркеменә “Предложить новость” кнопкасына басып җибәрергә генә кирәк. “Татар-информ” журналистлары җибәрелгән яңалыкны республиканың алдынгы мәгүлүмат агентлыгы битләрендә бастырачак.
Изгелек эшләргә ашыгыгыз!