“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе беренче тапкыр 2007 елда үткәрелә. Бу акция кысаларында, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ятим һәм аз керемле, асрамага бала алып тәрбияләүче, шулай ук авыр тормыш вәзгыятендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, шул исәптән 2-11 сыйныф укучыларына да ярдәм күрсәтелә.1 сыйныфка килүче укучыларны район башлыгы Александр Валерьевич Шадриков тәбрикләде. Укучыларның тырышып укуын, лаеклы шәхесләр булып үсүен, беренчеләрнең сыйныф җитәкчесе Дамирә Мирза кызына һәм әти-әниләргә сабырлык, балаларга ярдәмче булуларын теләде.Балалар үзләренең чыгышларыбелән мәктәпкә әзерлекләрен күрсәттеләр.