Чараны клуб мөдире, худ.җитәкчесе, китапханәче оештырдылар. Студентлар белән очрашуда Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы Рамис Рафагат улы Низамутдинов та катнашты. Ул булачак яшь белгечләрне Чүпрәле районында гамәлдә булган программалар белән таныштырды. Хезмәт һәм тыл ветераннарыы студентларның бик яхшы билгеләргә генә укуларын, үз һөнәрләренең остасы булуын теләде һәм дәүләтебез законнарын төгәл үтәп яшәргә киңәш итте. Яшьләр ике командага бүленеп, төрле биремнәрне үти-үти, авылның социаль объектлары һәм тарихи урыннарында булдылар. Чара бик күңелле һәм күтәренке рухта узды.