Иске Чокалылар 9 Май көнне Бөек Ватан сугышы елларында яу кырыннан кайтмый калган батыр якташларны искә алдылар. 71 ел. Бөек Җиңү таңын алып килгән кояшлы май иртәсеннән соң да шушы кадәр вакыт узган. Әмма ул елларның авыр хатирәләре генә күңелдә нәкъ кичәгедәй өр- яңа килеш саклана.Бәйрәмгә килгән эшче- хезмәткәрләр, мәктәп укучылары, бүгенге көндә арабызда гомер кичерүче сугыш ветераннарына хөрмәт йөзеннән аларга җылы теләкләрен белдерделәр, чәчәкләр бүләк иттеләр, фронттан кайту насыйп булмаган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар.