Картлар йорты дигәч, күз алдына күңелне сискәндерә торган бина килеп баса. Мондый караш элеккедән дә килә. Чыннан да, балалардан шау-гөр килеп торган мәктәп тә, эш кайнаган ындыр табагы да түгел ул картлар йорты. Монда мохит бөтенләй башка. Шушы йортта безнең авылдашыбыз Айнуллов Арифулла Зарифулла улы да яши. Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы Рамис Рәфагать улы Низамутдинов авылдашыбызның хәлен белеп, тормыш шартларын күреп, авылыбыз яңалыклары,тормышы белән таныштырып кайтты