20 нче январь көнне 13.00 сәгатьтә авыл мәдәният йортында Иске Чокалы авылы халкының җыены үткәрелә.
12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр район оешма вәкилләре авыл халкын борчыган сораулар буенча кабул итә.
Җыенда барыгызның да катнашуы сорала.
Көн тәртибе
1 Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы Низамутдинов Рамис Рафагат улының отчеты: 2015 ел нәтиҗәләре , 2016 елга бурычлар.
2. Участок вәкаләтле вәкиле, полиция майоры Якупов Алик Альберт улының чыгышы.
3 Мәктәп директоры Хайрутдинов Илхам Иршат улының чыгышы.
4 Хуҗалык җитәкчеләре: Низамов Альберт Алфик улы, Хисамов Әмир Мортаза улы чыгышы.
5. Төрлеләр.