Китапханәгә йөрүче мөмкинлекләре чикле балалар арасында, Җиңүнең 70 еллыгына багышланган республика күләмендә рәсем бәйгесе үткәрелгән иде. Бүген, 3 декабрь көнне район үзәкләштерелгән китапханәсендә шушы балалар белән очрашып, бәйгегә нәтиҗә ясалды. Иске Чокалы китапханәсенә йөрүче Мустафин Зөфәр беренче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Балаларга китапханәчеләр тарафыннан курчак әкияте күрсәтелде. Балалар үзләрен әкият дөньясында итеп хис иттеләр.
Китапханәче:Гафурова Р.И.