Юбилей уңаеннан

1 сентября 2015 г., вторник

 Бүген , 1 сентябрь көнне, Иске Чокалы авылында яшәүче Хусаинова Зөһрә Шәйдулла кызының олуг юбилее-90 яшь тулган көне. Аны шушы юбелее уңаеннан тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Алексей Иванович Сарафанов, Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы Рамис Рафагат улы Низамутдинов килде. Алексей Иванович Сарафанов Россия президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшырды. Зөһрә Шәйдулла кызы бар гомерен туган авылында яши, шушы авылның “Чишмә” колхозында сыер савучы булып эшли. Ул хезмәт дәверендә бик күп мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнә, мактаулы хезмәт ветераны исеменә лаек була. Бүгенгесе көндә ялгызы гомер кичерә, гаиләсе юк. Аны -социаль хезмәткәре Венера Халиуллова тәрбияли.

Китапханәче Р.И.Гафурова

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International