Иҗади бәйгеләр

7 апреля 2015 г., вторник
Авыл китапханәләре арасында республика күләмендәге төрле иҗади бәйгеләр үткәрелеп тора. Соңгы вакытта-"Сөйкемле Шүрәле", "Сабантуй батырына чиккән сөлге", "Чиккән кулъяулык", Бөек Җиңүгә карата төрле рәсем бәйгеләре һ.б. Әле менә мөмкинлекләре чикле балалар арасында Җиңүнең 70 еллык бәйрәменә багышланган рәсем бәйгесе уздырылды. Безнең Иске Чокалы авыл китапханәсенә теләп йөрүче Зөфәр Мустафин бу бәйгегә үзенең рәсеме белән катнашты. Бәйгенең шартлары буенча, рәсем үзе укыган китап буенча ясалырга тиеш. Зөфәр Муса Җәлилнең-"Кызыл ромашка" шигыре буенча рәсемен тәкъдим итте (укытучысы-Дамирә Низаметдинова). Аңа җиңүләр теләп калабыз.

   Китапханәче: Гафурова Р.И.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International