1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршылап

3 апреля 2015 г., пятница
2 апрель көнне, Иске Чокалы авылында  "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды. Медальләрне   Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Ахметсафинович кулыннан сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре алды. Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен мәктәп укучылары сугыш елларына багышланган концерт номерлары тәкъдим иттеләр. Соңыннан аралашу чәй табыны артында дәвам итте.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International