Халык җыены

22 января 2015 г., четверг
Иске Чокалы авылы җирлегендә халык җыены үтте. Җыенда Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Алесандр.Валерьевич Шадриков, Татарстан Дәүләт Советы депутаты экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Ринат Рауф улы Гайзатуллин, районыбызның төрле оешма җитәкчеләре, вәкилләре катнашты. Җирле үзидарә башлыгы Рамис Рафагат улы Низамутдиновның 2014 елгы отчеты, шулай ук участок полиция майоры Алик Альберт улы Якуповның һәм КФХ "Низамов" башлыгы Дамир Альфик улы Низамовның отчетлары тыңланылды. Халыкны борчыган сорауларга районыбызның төрле оешма җитәкчеләре, вәкилләре җавап бирде.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International