Юбилярны котлау

17 апреля 2014 г., четверг
16 нчы апрель көнне Иске Чокалы авылында туып үскән Бөек Ватан сугышы ветераны Шарафетдинов Абдул Сәләхетдин улына 90 яшь тулды.
Абдул абыйны юбилее белән котларга Чүпрәле районы хакимияте башлыгы урынбасары А.И. Сарафанов, авыл җирлеге башлыгы Р,Р,Низамутдинов килделәр. Алексей Иванович юбилярга иң изге теләкләрен теләп, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хатын һәм район башлыгының кыйммәтле бүләген тапшырды. Абдул абый җитәкчеләребезгә, үзе һәм барлык өлкәннәр исеменнән рәхмәтен белдерде.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International