"Ура, авылга!" проекты ябылышы Сабантуй белән тәмамланды. Балалар төрле уеннар уйнап бүләкләр оттылар, матур концерт программасы әзерләгәннәр. Балаларны тәбрикләргә район Башлыгы Марат Ринатович килде.