"Ура, авылга" проекты телебезне үстерү, милли йолаларыбызны балаларга җиткерү өчен оештырылган. Шундый матур йолаларның берсе - Сабантуйга бүләк җыю. Бүген балалар бизәлгән ат белән, милли киемнәрдә авыл урамнарында бүләк җыеп әйләнделәр. Һәр йорт янында бүләк җыю җыр-бию белән үрелеп барды.