“Ура, авылга!” проекты

13 июля 2026 г., понедельник

Буген Иске Чокалыда «Алдынгылар хәрәкәте” белән берлектә “Ура, авылга!” проекты эшли башлады. Иске Чокалы авыл җирлегенә җәйге каникулга кайткан 90лап бала җыелды.
Ура, авылга!” проектын ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Фиркатович Залялов да катнашты.
“Кадерле балалар, 5 көн дәвамында сезне биредә гореф-гадәтләр, җырлар-биюләр белән таныштырачаклар. Сезнең өчен кызыклы сәяхәтләр, мастер-класслар булачак. Туган телебезне тагын да яхшырак белү өчен барлык шартлар да бар. Барыгызга да яхшы кәеф, уңышлар телибез”, - диде ул.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International