Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 2025 елның 6 июненә туры килә.
Быел Гарәфә көне – 5 июньгә, Корбан гаетенең беренче көне 6 июньгә туры килә (Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне). Корбан гаете көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк. Татарстанның барлык мәчетләрендә дә, Корбан гаете намазын, кояш чыгып, 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә.