Аны истәлекле дата белән Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Иске Чокалы авыл җирлеге Башлыгы Рәмис Низаметдинов Иске Чокалы авылы ветераннар советы җитәкчесе Гөлсирә Хәлиуллова котладылар.
Ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек теләү белән беррәттән, Рейна Шәрип кызына район башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау открыткасы, авыл һәм авыл җирлеге ветераннары исеменнән бүләкләр, чәчәкләр тапшырылды.
Рейне апа колхозда эшли, төрле елларда аңа дуңгызчылык фермасында да, тавык фермасында да эшләргә туры килә (ул вакытта колхозда тавык фермасы бар иде).
Ул үзенең авылдашы Әмирбәк абыйга кияүгә чыга. Алар 61 ел бергә яшиләр. Рейне апа ире белән биш бала тәрбияләп үстерәләр: Җәүһәрия, Касыйма, Әлфик, Венера һәм Зөбәрҗәт,.Аларның барысына да белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга булышалар. Әмирбәк абый гомер буе колхозда эшләгән, алдынгы тракторчы, «алтын куллы», яхшы эретеп ябыштыручы да булган. Кызганычка каршы, Әмирбәк абый 87 яшендә бу дөньядан китте.