Гелнар апа Иске Чокалы авылында туган, шунда гомер иткән. Тормыш иптәше Рифкат абый белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Малайлары бүгенгесе көнне Ульяновск шәһәрендә гомер итәләр. Кызлары 14 яшендә суга батып вафат була. Әниләрен котларга барлык балалары, оныклары кайтканнар.