Бу көнне билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыга. 1999 нчы елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО тарафыннан әлеге халыкара бәйрәм дөньякүләм Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара Туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла