Иске Чокалы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, педагоглар, хезмәткәрләр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен окоп шәмнәре ясадылар.
Мәктәптә игълан ителгән "Окоп шәме" акциясе кысаларында балалар, ата-аналар һәм мәктәп хезмәткәрләре консерв банкалары, картон җыйдылар, булачак шәмнәрне булдыру өчен парафин сатып алдылар.
Балалар белән шәмнәр ясау буенча инструктаж үткәрделәр һәм эшкә керештеләр.
Акциядә катнашкан һәркем бу шәмнәрнең безнең сугышчыларга ярдәм итәчәген аңлый. Мондый шәм 5-7 сәгать чамасы яктылык һәм җылылык биреп яна. Аны сүндереп, яңадан кабызырга мөмкин. Шәм янында җылынырга, аяк киемен киптерергә, ризыкны җылытырга, су кайнатырга була.
Шәмнәр посылкаларга тутырылачак һәм егетләргә җибәреләчәкләр.
Балаларның күңел җылысы һәм мәрхәмәте белән ясаган шәмнәр һәрбер солдатыбызны җылытыр дип өметләнәбез!
Окоп шәмнәре ясауда битараф булмаганнарга рәхмәтебезне белдерәбез. Бик зур рәхмәт!