Встреча с участниками СВО.

20 января 2025 г., понедельник

Махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу
Бүген, 2025 елның 17 гыйнварында, Иске Чокалы мәктәбендә махсус хәрби операция зонасында катнашучы, элекке укучыларыбыз, авылдашларыбыз белән очрашу узды. Очрашуга кыска вакытлы ялга кайткан Зяббаров Рамиль, Фаизов Дамир һәм махсус хәрби операция ветераны Якупов Ильгизәр килгән иде. Мәктәп укучылары кунаклар өчен "Рәхмәт сиңа, солдат!” дип исемләнгән кечкенә концерт әзерләде.
Хәрби хезмәткәр, Зяббаров Рамиль мәктәп балаларына җылы хатлары өчен рәхмәт белдерде. Ул хатларның солдатлар өчен бик мөһим булуын җиткерде.
Мондый очрашулар үсеп килүче буында үз иле өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Балалар чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, туган илгә мәхәббәт кебек сыйфатларны белеп үсәргә тиеш.
Очрашуның нәтиҗәсе булып, һәркемгә тыныч тормыш кирәк дигән уртак фикер булды һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International