Бүген дөньядагы барлык әниләргә иң зур бүләк — тормыш бүләк итүләре өчен рәхмәт әйтәсебез килә! Кадерле әниләребез, сезне Әниләр көне белән котлыйбыз һәм рухи көч, тормыш зирәклеге, фәрештә сабырлыгы, хатын-кыз бәхете, үзара мәхәббәт, өйләрегез нурлы булуын телибез. Рәхмәт сезгә җылылык, наз һәм кайгыртучанлык өчен. Сезгә, кадерлеләребез, һәрвакыт һәм һәркайда үзегезне кирәкле һәм сөекле кеше итеп хис итүегезне телибез.