Урам бәйрәме башка бәйрәмнәрдән үзгә. Аны махсус әзерләнгән мәйданда түгел, ә туган урамнарында оештырганнар. Аны оештыручылар да шушы урам кешеләре. Кунаклар да шушы урам кешеләре. Ак яулыклы әбиләр, кәләпүшле бабайлар, яшьләр, балалар - барсы да бәйрәм итәргә җыелган.
Бәйрәмгә авыл Башлыгы Низамутдинов Рамис Рафагат улы, авылыбызның хәзрәте дә чакырулы иде. бәйрәм коръән белән башланып китте. Авыл башлыгы кунакларны бәйрәм белән тәбрик итте. Соңрак төрле уеннар. конкурслар. булды. Бәйрәм җыр- бию. матур сүзләр. аралашулар белән төнгә кадәр дәвам итте. Бик матур күргүзмә оештырылган. Шулай ук һәр гаиләнең шәҗәрә төзү мөмкинлеге дә бар иде. Бу зур эш, зур хезмәт, зур әзерлек таләп иә торган бәйрәм. Бу чараны оештыручы Илфьак һәм Эльвира Асхаровлар. Аларга бар кеше исеменнән дә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә бу бәйрәмнәр дәвамлы булсын иде.