Бүген Иске Чокалы төп белем бирү мәктәбендә оештырылган ял һәм хезмәт лагерендагы балалар фашист лагерьларында, яу кырында ятып калган һәм тылда вафат булган сугышчыларны искә алдылар. Үз гомерләре бәрабәренә изге бурыч башкаручыларга, Ватаныбызны саклаучыларга, ирекле киләчәкне тәэмин итүчеләр алдында баш иеп чәчәкләр салдылар.