Әй кизләвем –
Көмеш чишмәм,
Авылымның йөрәге.
Сусаганда, талчыкканда
Игенченең терәге.
Мәңгелек син,
Мең яшәр син,
Бетмәс шифа халкыма.
Күпме дога укылгандыр
Изге чишмәм хакына