Хөрмәтле Ркия Адельзяновна!
Без Сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, тынгысыз хезмәткәр буларак беләбез. Тырыш һәм намуслы хезмәтегез, кешеләргә карата игътибарлы, яхшы мөнәсәбәттә булуыгыз белән авыл халкының хөрмәтен яулаган шәхес сез.
Бүген сезне Иске Чокалы авыл җирлеге башкарма комитеты исемнннән чын күңелебездән шушы зур гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ныклы сәламәтлек юлдаш булсын.
Бүгенге көндә сез бәхетле кеше. Сезнең янәшәгездә шатлыкларны уртаклашучы, кайгы- хәсрәтләрне бүлешүче, ышаныр һәм таяныр кешеләрегез- сезне яратучы балаларыгыз, оныкларыгыз, якыннарыгыз бар.
Киләчәктә дә шулай туганнарыгыз, балаларыгыз янәшәсендә аларның күңел яктылыгын,
җан җылысын тоеп, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын.