Авылда Чернобыль фаҗигасе шаһиты Багаутдинов Наил Тагир улы яши. Авыл җирлеге Башлыгы Рамис Рафагат улы Наиль абыйның хәлен белеп, сөйләшеп, борчу мәшәкатьләрен сорашып, күчтәнәч тапшырып кайтты.
- Безнең кебекләрнең саны елдан-ел кими - кеше организмына кергән атом нурлары тик кенә ятмый, катлаулы чирләр китереп чыгара. Атомның кешелеккә нинди зур куркыныч китергәнен үз күзләребез белән күргән шаһитлар ич без.- дип сөйли Наиль абый.