Бүген безнең авылда да язны, Нәүрүз бәйрәмен каршыладылар. Бәйрәмдә авыл Башлыгы, авыл халкы, балалар катнашты. Төрле уеннар җыр-бию белән үрелеп барды. Мәдәният хезмәткәрләре килгән кунакларны кайнар коймак һәм чәй белән сыйладылар.