Хөрмәтле авылдашлар!
Ата-бабаларыгыздан ,туганнарыгыздан калган,үзегезнең шәхси йорт җирләрне кирәк диеп тапсагыз, тиз арада теркәү эшләрен башкарырга кирәк. Йә булмаса сездән , безгә кирәкми диеп, булган күчемсез милектән баш тартабыз дигән гариза белән авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итүегез сорала.
Теркәү эшләре 518 Федераль закон таләпләренә туры килгән очракта бушлай, түләүсез башкарыла.
Шулай ук, үлгән туганнарыгызның пай җирләрен теркәүне дә онытмагыз!
Мөрәҗәгать итү урыны:
Иске Чокалы Авыл җирлеге Башкарма комитеты.
Тел.884375 34112 сот. 89276769623 -авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Низамутдинов.
Башкарма комитеты секретаре И.Ф.Якупова -89274465620