Авылдашыбыз, хезмәт ветеранына 90 яшь тулды

9 января 2023 г., понедельник

Гельзиян Абдрахман кызы 1933 елның 9 гыйнварында Иске Чокалы авылында туа. Аның 10 яшеннән үк хезмәт юлы, олы тормыш башланды дип әйтергә була. Ул чагында әнисе вафат була,энеләре һәм сеңелләре кайгыртучанлык күрсәтә. Авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда туган колхозда фермада, бозау караучы булып эшли. Ире белән 5 бала үстерделәр. Хәзер Гөлҗиһан Абдрахман кызы улы Рәмис һәм килене Фәния белән яши. Бүгенге көндә аның 10 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International