Яңа ел балмаскарадына рәхим итегез.

30 декабря 2022 г., пятница

Язмышлардан узмыш булмаса да,

Тотып бәхет дигән ачкычны

Яңа елның яңа капкаларын

Төпкә кадәр каерып  ач,  дустым.

Ач син, шыгырдатып  бу капканы

Яшик әле җырлы көннәрдә

Уй-фикерлә рэшкә ашсын быел,

Хыял-төшләр күчсен өннәргә.

 Күкләр аяз, дөнья имин булсын,

Хәерчелек ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу  тормышта

Шатлык  чәчеп, кайгы тапмасын.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International