Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте тарафыннан торак-төзелеш яки торак-туплау кооперативлары аша фатир сатып алуга ана капиталы акчасын юнәлдеру өчен кирәкле документлар исемлеге кыскартылган, бу хакта тиешле карар кабул ителгән *.
Татарстан Пенсия фондының бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 1 июньнән яшәү минимумын индексацияләүгә бәйле рәвештә гаиләләргә бирелә торган өч төрле айлык пособие - тулы һәм аз керемле гаиләләргә, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук йөкле хатыннарга түләүләр арта.
Бүген, 8 май көнне, Чүпрәле районының Иске Чокалы авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Бөек Җиңүне бәйрәм итәргә һәм сугышта һәлак булганнарны искә алырга ветераннар, хезмәт коллективлары вәкилләре, авыл халкы, авыл кунаклары, укучылар, килгән иде.
Татарстанның якынча 19 мең гражданы үзенең булачак пенсиясе турында хәбәрнамә алды
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 гыйнварыннан инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка билгеләнә. Пенсия һәм аңа тиешле социаль түләү, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы, гражданны инвалид дип тану көненнән алып, инвалидларның Федераль реестры (ФРИ) мәгълүматлары нигезендә билгеләнә. Пенсиягә хокукны раслаучы документларны Пенсия фондына тапшыру зарурлыгы юк.
Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына акчалата түләү
Ел саен 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып социаль пенсияләр индексацияләнә.
Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.