3 июль - социаль фондта балалар пособиеләрен күчерүнең бердәм көне

2023 елның 4 июле, сишәмбе

3 июльдә ата-аналарның кредит оешмаларындагы  счетларына түбәндәге төр пособиеләр керәчәк:

 - 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие;

 - эшләмәүче ата-аналарга 1,5 яшькә кадәр баланы карау буенча пособие;

- беренче бала тууга бәйле рәвештә 3 яшькә кадәр түләү;

 - чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрнең баласына пособие;

 - 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга (элек билгеләнгән) пособие.

 

Шунысын искәртү урынлы! Түләүләр көн дәвамында күчерелә. Пособие  счётка иртән кермәгән очракта  акча керүне көн азагына кадәр көтәргә кирәк.

Әгәр түләүләрне китерү ысулы буларак Россия почтасы сайланган булса, айлык пособиеләр конкрет почта бүлекчәсенең эш графигына бәйле рәвештә һәр айның өчесеннән  22сенә  кадәр китерелә.

Шул ук вакытта социаль яклау органнары тарафыннан балалар пособиеләрен түләү Социаль фондтан аермалы даталарда гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International