Татарстанда ел башыннан 11,5 меңнән артык гаилә бала туганда бер тапкыр түләнә торган пособие алды

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

        «Быел пособие күләме 23 мең сумга якын тәшкил итә.  Гаилә район коэффициенты кулланыла торган территориядә яшәгән очракта, пособие әлеге коэффициентка арттыру хисабына югарырак күләмдә булачак», - дип аңлатты Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

        Баланың рәсми рәвештә эшли торган әнисе яисә әтисе пособиене алу өчен үзенең эш бирүчесенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ә инде эшләмәүче ата-анага түләүне рәсмиләштерү өчен  дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә, социаль фондның клиент хезмәтенә яки шундый хезмәт күрсәтә торган күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

        Түләү керем дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә  Россиядә яшәүче барлык гаиләләргә тиеш һәм һәр балага бирелә. Акчаны шулай ук баланың опекуннары, уллыкка алучылары яки тәрбиягә алган ата-аналары да рәсмиләштерә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International